Мөслим лицеенда “Белем бирү дәрәҗәсен күтәрү шартларында, мәктәп китапханәләрендә электрон ресурсларны эффектлы куллану» темасы астында мәктәп китапханәчеләре семинары булып узды. Семинарда лицей китапханәчесе Ситдыйкова Э.Д. “Киләчәк буын –укуны сайлый” дигән темага чыгыш ясады. Гимназия китапханәчесе Солтанова Г.М. “Китапханәдә документ әйләнеше” темасын яктыртты. Мәгълүмати-методик үзәк методисты Баева Л.А. киләсе айга эш планы, уку әдәбияты федераль исемлеге заказындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Семинар мәктәп китапханәчеләренең түгәрәк өстәл утырышы белән тәмамланды.