Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 6 феврале, сишәмбе
5 февраль көнне Мөслим сәнгать мәктәбе вокал бүлеге укытучыларының чираттагы утырышы узды. Утырышта март аена эш планы расланды, “Созвездие – Йолдызлык-2018” телевизион фестивалендә катнашачак балаларны тыңлау графигы булдырылды. Шул ук вакытта вокал бүлеге укытучылары Әлфия Авзалова истәлегенә юбилей кичәсе оештыру турында фикер алышты. Бүлектә 23 ферваль – Ватанны саклаучылар көненә дә әзерлек башланды. Ачык тавыш бирү юлы белән бүлек укытучылары өстәмә белем бирү буенча районкүләм конкурста катнашачак укытучыны сайладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International