30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә Россия Беренчелегендә кул көрәше буенча ярышлар узды.
Безнең районнан Кәримов Илнур, тренеры Бариев Ларис Хәмбәл улы, 2003-2004елгы 55 кг авырлыктагы егетләр арасында 4 урынны алды. Ә Татарстан командасы 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында 1нче УРЫННЫ алды. Әлеге команда составында безнең районнан Кәримов Илнур да уңышлы чыгыш ясады.