Шушы көннәрдә “Мизгел” яшьләр үзәгендә традициягә әверелгән “Район Башлыгы белән студентлар очрашуы” кичәсе булып үтте. Чара Мөслимебезнен төрле шәһәрләренә таралган студентларыбызны җыйды. Студентлар район үзәгеннән генә түгел, ә авыллардан да килүе яшьләребезнең җирлеккә булган патриотик хисләрен, район киләчәгенә үз өлешләрен кертергә теләүләренә дәлил.
Кичәдә студентларыбыз гына түгел югары сыйныф укучылары да катнашты. Студентлар үзләренең уку йортлары, ничек укулары, студент тормышында кызыклы вакыйгалар турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Югары сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, фикер алыштылар.
Кичәнен студентлар өчен көтеп алынган өлеше- ул әлбәттә Мөслим муниципаль районы Башлыгы Район Советы рәисе Рамил Хамзович Муллин белән әңгәмә. Рамил Хамзович Мөслибезнен перспективалары турында сөйләде, яшҗләрнен сорауларына җавап бирде: “ Яшьләр өчен Мөслимдә бар мөмкинлекләрдә бар, эшләргә теләк кенә кирәк” – диде.
Барлык үткәрелгән чаралар турында мәгьлүмат һәм фоторепортажларны “Мизгел” яшьләр үзәгенең рәсми төркеменнән ( vk.com/mc_mizgel ) таба аласыз. Ә студентларыбызга укуларында уңышлар телибез. Җирлегебез өчен кирәкле булган төпле белемнәр үзләштереп, перспективалы белгечләр булып кайтыгыз! Киләчәк безнең кулда!