Үзәк китапханәдә Әфган сугышы ветераннары Данил Госманов, Рамил Ризванов, Алмаз Солтанов, Алмаз Мирзаянов белән очрашу узды. Кичәгә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары килде. Ветераннар истәлекләре белән уртаклаштылар, балаларга видеотасма да күрсәтелде.