2018 елның 27 нче гыйнварыннан районда 28 нче кышкы спартакиада башланып китте. Мослим шифаханәсе коллективы да ярышларда бик теләп катнашты. Спартакиада нәтиҗәләре буенча үзәк хастаханәсе хатын-кызлар командасы район волейбол ярышы буенча 3 нче урынны яулады һәм бадминтон буенча 5 нче урынны алды.