Балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең армрестлинг командасы ачык турнирда катнашты

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең армрестлинг командасы Түбән Камада узган ачык турнирда катнашты. Бәйгедә 2000-2005 елгы егет һәм кызлар көч сынашты. Үз үлчәү авырлыкларында Азат Гыйлемов – беренче, Алия Минкина, Ринас Хафизов, Закир Кәримов – икенче, Айсылу Әсәдуллина, Ләйсән Бигимова, Рифкать Әхмәдиев өченче урынны алды. Илһам Бариев исә җиңүгә омтылыш өчен махсус приз белән бүләкләнде. Спортчыларның тренеры – Ларис Бариев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International