Безнең әтиләребез - безнең алтын баганаларыбыз алар.

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Безнең әтиләребез - безнең алтын баганаларыбыз алар. Без алар белән горурланабыз, аларга охшарга тырышабыз, алардан тормыш сабаклары өйрәнәбез. Метрәй башлангыч мәктәбенең балалар бакчасы төркеменә шундый әтиләрнең берсе - Шәрифуллин Ринат Нурфаелович сабыйлар белән очрашуга килде. Ул үз һөнәре, юл йөрү кагыйдәләрен ни өчен дөрес үтәргә кирәклеге турында сөйләде, полицейский булу өчен нилэр эшләргэ, нинди булырга кирәклеген аңлатты. Балалар кызыксынган сорауларын бирделәр, Ринат абый рәхәтләнеп җавап бирде. Очрашу балаларның хәтерендә озак сакланырлык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International