Опека һәм попечительлек бүлегендә тәрбиягә бала алган әти-әниләребезнең еллык отчет тапшыру вакыты төгәлләнеп килә.
Бу отчет эченә баланы тәрбияләү өчен бирелгән пособияләрнең тотылышы турында мәгълүмат бирү керә. Отчетлар 2018 елның 1 нче февраленә кадәр кабул ителә.
2018 нче елның 1 гыйнварына опека һәм попечительлек бүлегендә 16 опекун гаиләдә 23 бала исәптә тора. 74 тәрбиягә бала алган гаиләдә- 164 бала исәпләнә. 2017 нче елда Мөслим районының ике гаиләсенә тәрбиягә 6 бала урнаштырылды ( бер гаиләдә-3, икенчесендә - 3 бала). Уллыкка - кызлыкка алынган 32 бала исәптә тора.
Бүгенге көндә опека бүлегендә 54 хокукка яраксыз граждан исәпләнә. Узган елда -2 , ә бу елның гыйнвар аенда гына 4 кеше суд тарафыннан хокукка яраксыз дип табылды.
2017 нче елда 18 яшен тутырып опека бүлегеннән исәптән төшкән балалар саны- 14.
2018 нче елда 18 яше тулып исәптән төшәчәк балалар саны-15.