Спартакиаданың беренче көн нәтиҗәләре буенча

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Спартакиаданың беренче көн нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында бадминтон буенча беренче урында берләштерелгән командасы  Мөслим Лицее һәм  Г. Тукай исемендәге мәктәп, икенче урында Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге командасы, ә өченче урынны - Совет һәм Башкарма комитеты  яулады.

Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Совет һәм Башкарма комитеты командасы;

2 урын – гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, юстиция, суд приставы, теркәу палатасы, районның дәүләт ветеринария берләшмәсе һәм «Ләйсән» бабалалар бакчасы берләштерелгән командасы

3 урын – Үзәк хастаханә командасы. 

Алга таба да уңышлар телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International