27 гыйнвар (шимбә) "Юность" спорт комплексы базасында "Ветераннар" призына хоккей матчы узды. 1урынны эшләуче яшьләр командасы яулады, 2урында - Яшьлек командасы, 3урынга - студентлар командасы лаек булды.
Иң яхшы уенчылар: Ахунов Рушан (Студент), Минегалиев Артур (Яшьлек), Авзалов Айнур (эшләуче яшьләр).
Иң яхшы капкачы: Нуруллин Илназ (Яшьлек)
Иң яхшы уенчылар һәм җиңүчеләргә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең мактау грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды.
Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!!!