Мөслим лицеенда 1-11 сыйныфлар өчен «Заманча һөнәрләр» темасына «Тормыш дәресләре» үтте. 1б сыйныфы укучылары заманча һөнәр вәкилләре белән очраштылар. Ак Барс Мед филиалы җитәкчесе Гәрәева Л. Г. һәм иминият төркеме җитәкчесе Борһанов Л. Ф. үз һөнәре турында сөйләделәр. 5 сыйныф укучылары район "Офык"мәктәптән тыш эшләр үзәгендә булдылар. Бу дәресләрнең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, алар белән кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү.