Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе укытучыларының эш планында методик эшчәнлек беренче урынны алып тора. Шуны күздә тотып алар мәктәп һәм район күләмендә төрле методик чаралар оештыра. Шуларның чираттагысы узган атнада үтте. Мәктәп китапханәчесе Гөлназ Хәйруллина һәм рәсем бүлеге җитәкчесе Гөлназ Талыйпова Мөслим лицее укучылары белән очрашты. Профориентлаштыру максаты белән оештырылган класс сәгатендә укытучыларыбыз үз һөнәрләре, эш алымнары турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International