Балалар шагыйре Борис Сулимовка 70 яшь тулды. Шул уңайдан Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен балалар иртәсе үткәрде: сабыйларга аның шаян шигырьләрен укыды, уеннар оештырды. "Кем нәрсә ярата?" уеныннан соң балалар пазллар җыйдылар. Соңыннан бергәләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар.