Метрәй авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән "Дустым - китап" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде. Укучыларга китап турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар тәкъдим ителде, соңыннан китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды.