Конкурс.

2018 елның 28 гыйнвары, якшәмбе

Югары Табын авылы китапханәчесе мәктәп укучылары арасында “Мин Конституцияне ничек аңлыйм?” дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан итте. Укучыларга “Төп закон”, “бурыч”, “хокук” дигән төшенчәләр аңлатылды. Конкурста 16 бала катнашты. Һәрберсе үзенең күзаллауларын альбом битенә күчерде. Килгән эшләрне жюри бәяләде һәм 1 нче урынга Әмир Насифуллинның рәсеме лаек булды. Җиңүчеләргә диплом, катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International