Бүген, 27нче гыйнварда Мөслимдә, оешма-предприятиеләр арасында 28 нче кышкы спартакиада уеннары башланды. Ярышлар яңа сафка баскан универсал спорт залында уза. Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин сәламләде һәм барлык катнашучыларга дуслык, матур җиңүләр теләде. Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров уеннарның тәртибе белән таныштырды. Күп ярышлар җиңүчесе, Айнур Җәлилов та үзенең теләкләре белән уртаклашты. Ярышларда 14 команда катнаша, уеннарга 21 хөкемдар хөкемдарлык итә. Бүген хатын-кызлар арасында волейбол, ә ир-егетләр арасында бадминтон ярышлары уза.