Татарстанда 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнә.

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү  Татарстан Министрлар Кабинетында имзаланды. Имзаларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан эш бирүчеләр берләшмәсенең координацион совет рәисе Александр Лаврентьев куйды.

Алексей Песошин 2017 ел ахырында минималь хезмәт хакы 9489 сум икәнен әйтеп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International