Мөслим лицее укучылары полиция бүлегендә булдылар. Экскурсия вакытында укучылар эчке эшләр органнарының нинди хезмәт үтәве, аларның бу юнәлештә эшчәнлеге һәм бурычлары турында белделәр. Полиция хезмәткәрләре укучылар белән тагын озак аралаштылар, барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Тәртип сакчылары фикеренчә, полиция эшчәнлеге белән танышу яшь буында патриотик һәм гражданлык сыйфатларын формалаштырырга ярдәм итә.