Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшли. Балаларын сәнгать белән шөгыльләнергә алып килгән мөслимлеләр һәрчак дәресләр барышы белән кереп таныша ала. Җыелышлар, отчет-концертлар балаларның үзләштергән белемен тасвирларга менә дигән мөмкинлек. Узган атнада рәсем сәнгате бүлеге әнә шундый чараларның чираттагысын оештырды. Ата-аналар өчен узган җыелышта балаларның иҗат эшләреннән ясалган күргәзмә тәкъдим ителгән, һәр укучының өлгереш сыйфаты тәгаенләнде. Бүлекнең алдынгы укучыларының берсе – Инзилә Вәлиева җыелышта катнашучылар өчен мастер-класс та күрсәтте. Аның чыгышы ата-аналарда зур кызыксыну уятты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International