Кичә, 21 гыйнварда Мөслимдә хоккей яратучылар арасында турнир үтте. 1урынны ветераннар командасы яулады , 2урында - Яшьлек командасы , 3урында - студентлар командасы. Иң яхшы уенчылар Мирсалихов Шамил (Студентлар), Шакирҗанов Рөстәм (Яшьлек), Хайбрахманов Марат (Ветераннар). Шулай ук истәлекле бүләкләр бирелде, Иң өлкән хоккейчылар Абдуллин Нияз һәм Шайхулов Расих. Алар 50 яшьтән узган.
Иң яхшы уенчылар һәм җиңүчеләр ОДМС һәм спорт чаралары дирекциясенең дипломнары һәм бүләкләре белән буләкләнде. Уенда катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.