21 нче гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәрендә мини футбол буенча 2006-07елгы үсмер-егетләр арасында Татарстан беренчелегенең финал ярышлары булып узды. Безнең район данын "Мирас" командасында шөгыльләнуче Тукай мәктәбе командасы яклады һәм 5 команда арасында бары тик Яр Чаллы командасына гына оттырып 2нче урын яулады.
Молодцы егетләр булдырдыгыз! Команда тренеры Хафизов Ильфат, физик тәрбия укытучысы Инзил Талипов.
Команда Татарстан кубогы финал ярышларына әзерләнә.