Бөтенроссия яшьләр интернет-конкурсы «Минем альтернативаның» максаты – яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәу, тәмәке, алкоголь һәм наркотикларга каршы өндәү, шулай ук игътибарны актив, сәламәт тормыш яшәү рәвешенә җәлеп итү һәм спорт аша яшьләр ялын оештыру. Традиция буенча, конкурс өч этапта уза. Беренче этап – гаризалар һәм видеороликлар җыю милләт сэламәтлек лигасы сайтында www.ligazn.ru. Катнашучының видеоролигы аның сәламәт яшәү рәвеше, спорты турында һәм камиллеккә омтылышы турында сөйләргә тиеш. Икенче этабы узачак Интернет-тавыш бирү буенча. Аның нәтиҗәләре буенча 20 финалист билгеләнә. Шулай ук берничә финалист Конкурс комиссиясенең карары буенча билгеләнә. Өченче этап Мәскәүдә узачак, финалистлар үз видеороликларын «Минем альтернатива» Яшьләр фестивалендә тәкъдим итәләр .