17 нче гыйнварда район үзешчән театр коллективларының финал смотр -конкурсы старт алды. Иске Карамалы авыл җирлегенең “Замандаш” халык театры Мөслим тамашачысына Р.Сәгъдинең “Сынган беләзек” әсәрен тәкъдим итте.Үзешчән артистларның уенын җылы кабул иткән театр сәнгатен яратучылар театр коллективын аягүрә басып алкышлады.