"Мизгел" яшьләр үзәгенең белгечләре һәр атна саен күңел ачу, интеллектуаль характердагы чаралар уздыралар. Мәсәлән, кичә, 17 гыйнварда Мөслим яшьләре "Мафия" уенына җыелды .Шунысы куандыра, бу чараны үткәргән саен буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә теләгән яшьләрнең саны көннән-көн арта. Актив яшьләр командасына син дә кушыл!
#мизгел #мөслим #безмослимлелэр