Тамаша.

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Югары Табын авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Яңа ел иске буламы?” дип исемләнгән тамаша үткәрде. “Иске Яңа ел” сүзтезмәсенең мәгънәсен аңлатканнан соң, китапханәче тамашачылар белән кызыклы уеннар үткәрде: чыршы бизәү, маска әзерләү, Кыш бабайга хат язу, “кар”ташу  һ.б.ш. уеннар бик күңелле узды.  Аннан соң бәйрәмгә килгән тамашачылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Соңыннан дискотека үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International