12-14.01.2018 Казан шәһәрендә химиядән республикакүләм олимпиаданың йомгаклау туры үткәрелде Безнең районыбыз данын Мөслим гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Мөҗипов Зөфәр һәм Мөслим лицееның 9нчы сыйныф укучысы Солтанова Диана яклады һәм призлы урынга лаек булдылар. Аларга киләчәктә уңышлар телибез!