Сәнгать сәгате.

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Шагыйрә, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан Югары Табын авылы китапханәсендә “Җыр булса шундый булсын” дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрелде. Китапханәче Гөлшат Зөйнашеваның җыр жанрын  үстерүгә керткән өлешенә аерым басым ясады. Шагыйрәнең 100 гә якын шигыренә көй язылган. Җыр сәнгатендә Г. Зәйнашева белән бергә иҗат иткән З. Басыйрова, Ф. Кудашева, М. Макаров, В. Агапов, С. Садыйковалар турында  истәлекләр укучыларда зур кызыксыну уятты. Алар “Җырга багышланган гомер” дигән китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Икенче өлештә Гөлшат Зәйнашева җырлары яңгырады. Бай эчтәлекле чара укучыларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International