"Балкыш" район балалар Думасы һәм Россия балалар хәрәкәте активистлары утырышы

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

11 нче январь көнне Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә урнашкан активистлар штабында Район балалар Думасы һәм Россия балалар хәрәкәте активистларының утырышы узды. Алар үзләренең эш тәртибе, 2018 елга планнары, проектлары белән таныштырып уздылар. Алга таба ике активның хезмәттәшлек итү турында планы төзелде. Шулай ук  утырыш кысаларында Район балалар Думасы активистлары район балалар газетасын чыгару турында фикерләре белән уртаклаштылар. Киләсе ай дәвамында газетаны бастырып чыгару өстендә эш башларга дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International