Яңа Усы авылы китапханәчесе француз шагыйре, әкиятче Ш.Перроның тууына 390 ел тулуга багышланган “По дорогам сказок Шарля Перро” исемле әдәби сәгать үткәрде. Иң элек китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап күргәзмәсе оештырды, күзәтү ясады, презентация күрсәтте. Соңыннан укучылар белән бергәләп авторның әкиятләре буенча “сәяхәт” иттеләр, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, табышмакларның җавапларын таптылар.