Вәрәшбаш авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Җырлап уздым урман арасын" дип исемләнгән тематик кичә үтте. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.