Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Раштуа – сафлык бәйрәме” исемле әдәби кичә үткәрделәр. Иң элек Раштуа бәйрәме турында мәгълүмат бирелде, презентация күрсәтелде. Соңыннан балалар биеделәр, җырладылар, кызыклы уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.