22нче гыйнварда Мөслим кунаклар каршы ала. Эш визиты белән Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәте әгъзалары килә. Чара белем бирү буенча модульләрдә эшләүче яшьләр, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашында планлаштырыла .
Яшьләр Хөкүмәт - ул Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы даими эшләп килүче консультация-киңәш органы, проектлаштыру, эксперт-аналитик эшчәнлек белән шөгыльләнә һәм иҗтимагый башлангычларда эшли.