Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, “Күңелле стартлар” дигән исем астында бәйге үткәрделәр. Иң элек сәламәтлек турында әңгәмә үткәрелде, викторина сорауларына җаваплар алынды. Аннан соң “Кыш бабай” һәм “Кар кызы” командалары көч сынашты. Викторина сорауларына “Кыш бабай” командасы төгәлрәк җаваплар бирде, зстафеталарда “Кар кызы” командасы җитезрәк булуларын исбатладылар. Бәйге тәмамланганнан соң күңелле уеннар уйнатылды. Җиңүчеләргә дә, уеннарда катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйге һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды.