Иске Карамалы авылы китапханәсендә "Иң матур кар бөртеге" дип исемләнгән бәйге үтте. Һәр баланың эше бик үзенчәлекле килеп чыкты, кар бөртекләре бер-берсен кабатламадылар. Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.