Кичә 5нче гыйнварда Мөслимнең Универсаль спорт залында хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярыш үтте. Анда Актаныш, Сарман һәм Мөслим районнынан командалар ярышты. 1нче урында МУ СОК Яшьлек (Мөслим), 2нчедэ - Актаныш командасы, ә 3нчедә - Фиаско. Ярышның иң яхшы уенчылары Фазлиева Зөлфия (Мөслим) һәм Марданова Гүзәл (Мөслим). Иң яхшы уенчылар һәм җиңүчеләр медальләр, мактау грамоталары һәм кубоклар белән буләкләнде.