Кичә 3нче гыйнварда Мөслимнең Универсаль спорт залында ир-атлар арасында волейбол буенча ярыш үтте. Анда Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән һәм Мөслим районнынан 11 команда катнашты. 1нче урында МУ СОК Яшьлек (Мөслим), 2нчедэ - Әлмәт командасы, ә 3нчедә - Азнакайлар. Ярышның иң яхшы уенчылары Сафин Айзат (Михайловка) һәм Федоров Евгений(МУ СОК Яшьлек). Иң яхшы уенчылар һәм җиңүчеләр медальләр, мактау грамоталары һәм кубоклар белән буләкләнде.