Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе укучыларының кышкы каникулы файда белән уза. Шушы көннәрдә вокал бүлегендә белем алучы егет-кызлар укытучылары Гөлназ Йосыпова җитәкчелегендә кинотеатрга барды. Балалар, беренчедән, район үзәгендә торгызылган боз шәһәрчеге, үзәк чыршы белән танышты. “Дуслар-клаб” кинотеатрында алар балалар өчен мультфильм карады. Рәсем сәнгате бүлеге укучылары өчен сәнгать мәктәбе укытучылары өстәмә дәресләр үткәрә. Шул рәвешле балалар яңа уку чирегенә ныклы әзерлек белән киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International