Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасында балаларның көтеп алган "Яңа ел" бәйрәм иртәләре башланып китте.

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасында балаларның көтеп алган "Яңа ел" бәйрәм иртәләре башланып китте. Уртанчылар төркеме балалары Кыш бабай килүенә бик күп матур шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнгәннәр. Бәйрәмгә кунак булып Африканың Кыш бабае, Санта клаус, Хаттабыч та килгәннәр иде. Балаларга уеннар уйнаттылар, бергәләп җырлар җырладылар, күңел ачтылар. Кыш бабай балаларга узенең изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә әти-әниләр дә катнаштылар: балалар белән биеделәр, уйнадылар, бергәләп күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International