Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә шөгыльләнүче балалар икенче чирекне академик зачет белән тәмамлады. Кечкенәләр, уртанчылар һәм зурлар төркемнәрендә белем алучы егет-кызлар станок алдына басып төрле позицияләрдәге хәрәкәтләрне билгегә тапшырды. Биючеләрнең белемнәрен мәктәп директоры Айгуль Фәттахова һәм хореография укытучысы Айназ Хәлилова тикшерде. Театр сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче укучылар да сәнгатьле сөйләм буенча кечкенә имтихан тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International