29 нчы ноябрь көнне “Мөслим туган як музее” республика күләмендә “Бердәм Россия” партиясе игълан иткән “Тарихи хәтер” проекты кысаларында “Өчпочмаклы солдат хатлары” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Кичәгә Мөслим авылында яшәүче сугыш ветераны Зиннуров Мансур Зиннур улы, Метрәй авылында гомер итүче, сугыш чоры баласы Галимов Мирзанур Миргалим улы, Сал.Мухан авылында яшәүче Галиев Фоат Нурлыгаян улы тормыш иптәше Нәсимә ханым белән чакырылдылар. Кунаклар очрашуга килгән укучыларны, кунакларны үз гаилә архивларында сакланучы солдат хатлары белән таныштырдылар.