18-23 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Байтик” сәламәтләндерү лагерендә инженерлык компетенцияләренең “Junior Skills” юнәлеше буенча әзерлек укулары уза. Анда “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Робототехника” һәм “Инженер лабораториясе” берләшмәләренең укучылары катнаша. Алар 5 көн дәвамында “Интернет вещи” һәм “Любимая робототехника» юнәлешендә белем алачак. Укып кайткач Үзәк базасында калган укучыларга мастер – класс күрсәтәчәкләр.