Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

17 октябрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Сарман районында узган “Наш дом – Татарстан” дип исемләнгән республикакүләм конкурс-бәйгедә катнашты. Укытучылар Рәйсә Харисова, Филюзә Шәрипова, Илшат Ибраһимов, Гүзәл Галиева, Азия Заһидуллина, Әлфинур Гыйльметдинова, Дилбәр Салихҗанова һәм Рунар Шәяхмәтов “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле составында чыгыш ясадылар.

Төштән соң сарманлылар үзләре Мөслимгә кунакка килде. Сарман музее хезмәткәрләре “Кояшлы Ык” ял итү зонасында, Туган якны өйрәнү музеенда һәм Мөслим сәнгать мәктәбендә булды. Кунаклар сәнгать мәктәбенең төзек һәм чиста, уку кабинетларының бар кирәкле җиһазлар белән тулыландырылганына сокланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International