Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 6 октябре, җомга
Мөслим сәнгать мәктәбе оештыручы “Буыннар очрашуы” циклының чираттагы чарасы, бүген, 6 октябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узачак. Мөслим сәнгать мәктәбендә Гөлназ Йосыпова сыйныфын тәмамлаган, Казан дәүләт музыка консерваториясең соңгы курсында белем алучы Айгөл Гардисламова укучылар, укытучылар коллективы белән очрашачак. Айгөлне Татарстан халкы “Болгар кызлары” эстрада төркеме артисты буларак белә. Мөслимдә Айгөл үзенең югары дәрәҗәдә җыр башкару осталыгын күрсәтәчәк, укучыларның һәм укытучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Гомумән, “Буыннар очрашуы” циклының бүгенге чарасы “Мөслимдә Зифа Басыйрованың дәвамчылары бар” дигән тема астында узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International