Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 6 октябре, җомга
Мөслим сәнгать мәктәбе яңа уку елын яңа планнар, яңа идеялар белән башлап җибәрде. Быелгы уку елында да соңгы берничә елда эшли башлаган “Фантазия” мәктәпкәчә яшьтәге балаларга эстетик тәрбия бирү төркеменә балалар җыелды. 4-6 яшьлек сабыйлар биредә курай, бию, рәсем сәнгате, хәрәкәтле җырлы-биюле уеннар белән шөгыльләнәләр. Быел коллективыбыз яшь кадрлар белән дә тулыланды. Гомумән, сәнгать мәктәбендә 2017-2018 нче уку елында 400 гә якын укучы белем алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International