9-11 октябрь көннәрендә Мөслим районы территориясендә гражданнар оборонасы буенча команда штаб өйрәнүләре үтәчәк. Өйрәнүләр вакытында урамда, радио аша, мәчетләрдә һәм башка төрле мәгълүмат җиһазлары аша “Барыгызның да игътибарына!”, “Һава тревогасы”, “Һава тревогасы тәмамланды”, “Радиация куркынычы”, “Химик тревога” кебек сигналлар ишетелергә мөмкин. Райондашларыбызның куркып калмавын, тыныч булуларын сорыйбыз.