Югары Табын авылы китапханәчесе, Өлкәннәр көненә багышлап, "Бер җылы сүз җитә" темасына әдәби караоке үткәрде. Олыларга игътибарлы булу кирәклеген тасвирлаган әдәби әсәрләрдән өзекләрне укучылар матур музыка астында укыдылар.