Ташлыяр авыл мәдәният йортында халкыбызның гореф -гадәтләрен яшь буынга җиткерү максатыннан һәм "Өлкәннәр көне" уңа еннан"Чәй көне" уздырылды. Безнең якларда үсә торган чәй үләннәре чәйләреннән, самавыр-чәйнекләрдән күргәзмә оештырылды. "Чәй көне" нә килгән өлкәннәребез татар халкының милли камыр ризыклары һәм үлән чәйләре белән сыйландылар. Башлангыч мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чәйнең килеп чыгышы, халкыбызнын милли ашлары тарихы бн таныштылар. Ахырдан үзләре дә чәй тәмнәреннән авыз иттеләр.