Мөслимдә Кукмара районы мәгариф хезмәткәрләренең 43 кешелек делегациясе булып ките. Алар район мәгариф системасының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән Мөслим гимназиясе, лицей, Тукай исемендәге Мөслим һәм Михайловка урта мәктәпләрендә булдылар. Шулай ук Мөслимдәге яңа социаль объектлар, парк-скверлар белән таныштылар.