История культуры

Мөслим районы мәдәнияте тарихы
1930 елда, район оешкач, район үзәгендә 1 китапханә, 1 клуб ачыла. Китапханәдә 150 китап, беренче китапханәче Шафикова Разыя була. 1932 елдан Мухаметзянова Хафаса эшли башлый, аны 1970 елда Фаттахова Халисә алыштыра.
         Беренче клуб мөдире – Хәйриев Насри була. Ул Бөек Ватан сугышында үлеп кала. 1939 елдан клуб культура йорты дип йөртелә башлый. Биредә 1958 елга кадәр Хадиева Фатыйма белән Абдуллина Зәкия эшли. Хадиева Фатыйма Бөек Ватан сугышында катнашкан чор эчендә аның урынына Ханова Хаят эшли. 1958 елдан аларны Халидә Уразаева һәм Нәкыя Нәҗметдинова алыштыра. 1958 елда района 6 культура йорты һәм 11 клуб була. Кадрлар күпчелек 8 класс белем эшлиләр.
         Мәдәният бүлегендә бүгенге көндә 1946 елдан бирле приказлар сакланган.Ул чорда бүлек культура-агарту бүлеге дип исемләнгән (культпросвет отдел исполкома райсовета Муслюмовского района депутатов трудящихся ТатАССР). Башта мәгариф бүлегенә караган. 1953 елның 1 июленнән Район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге дип йөртелә башлый. Мәдәният бүлеге Бакча урамындагы 2 этажлы иске йортка урнаша.
         Приказлар китабында 1946 елларда бүлек мөдире булып Чумаков фамилиясе тора. 1950-1951 елларда Сафиуллин.
 1951 елнын сентябреннән бүлек мөдире Дәүләтшин Хәбиб була 1955 елнын 29 сентябрендә район Советы башкарма комитеты сессиясе Х.Дәүләтшинны авыру сәбәпле эштән азат итүне сорап язган гаризасын канәгатьләндерә һәм аның урынына Лотфулла Ногман улы Мусинны билгели. 1957 елда аны Гизатуллин Котдус алыштыра. 1959 елнын 9 мартыннан Башкарма комитет карары белән Сабиров Расих Салахетдин улы мәдәният бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Ул 1961 елнын 22 мартына кадәр эшли.
Алдагы елларда эшләгән мәдәният бүлеге мөдирләре:
         Мирзаһитов Зөфәр Мирзаһит улы - 1961 елнын 22 мартыннан 1965 елнын 9 мартына кадәр.
         Ахметова Мәдинә Әхмәт кызы -1965 елнын 9 мартыннан 1967 елнын 2 октябренә кадәр.
         Авзалов Гаяз Шәрәфетдин улы- 1967 елнын 2 октябреннән 1977 елнын 21 сентябренә кадәр.
         Уразаева Халидә Әхмәтзыя кызы -1977 елнын 21 сентябреннән 1987 елнын 18 мартына кадәр.
Сахбетдинов Илфат Садртдинович -1987 елның 18 мартыннан 2003 елнын 1 апреленә кадәр.
Ханнанов Миргарифан Мирзагалиевич -2003 елнын 1 апреленнән 2006 елнын 1 апреленә кадәр.  
Ялалов Илсур Индусович - 2006 елнын 3 апреленнән 2010 елнын 31 декабренә кадәр.  
Салихҗанов Ирек Фаязович -2011 елнын 11 июленнән бүгенге көнгә кадәр.
 
         1958 елда район үзәгендә хор барлыкка килә. Хор Ульяновск, Оренбург, Куйбышев өлкәләрендә, Мәскәүдә Кремльнең съездлар сараенда һәм Чехословакиядә чыгыш ясый. 1973 елда академик хор исеме бирелә.
         1966 елда районда балалар музыка мәктәбе ачыла.
1968 елда район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театрына халык театры исеме бирелә.
1993 елда туган якны өйрәнү музее ачыла.
Бүгенге көндә 1 район, 25 авыл мәдәният йорты, 24 авыл клубы, 1 үзәк, 32 авыл китапханәсе, сәнгать мәктәбе, туган якны өйрәнү музее, киноучреждение мәдәни хезмәт күрсәтә. 4 халык фольклор ансамбле, 3 халык театры, 1 халык җыр һәм бию ансамбле эшли.
 
 

Соңгы яңарту: 2016 елның 3 сентябре, 09:23

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International